Көчле рухлы шагыйрь
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз,
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз…
("Җырларым", 1943 ел, ноябрь).
Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәткән бердәнбер Советлар Союзы Герое, шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, татарның бөек улы Муса Җәлилнең халкыбыз азатлыгы өчен көрәшеп, 791 көн фашист тоткынлыгында фаҗигале...